Җәмгыять
26 Августа , 09:27

Ярый әле самолетта Уфа табибы булган...

Ярый әле самолетта Уфа табибы булган...Ярый әле самолетта Уфа табибы булган...
Ярый әле самолетта Уфа табибы булган...

Анестезиолог-реаниматолог Илгиз Мостафин самолет бортында бер пассажирны үлемнән алып калган. Моның турында Мостафин эшләгән Мәсәгуть үзәк район хастаханәсе хәбәр итә.

21 августтан 22сенә каршы төндә Уфа–Хургада рейсында бер хатын үзен алама хис итә башлаган: кан басымы кинәт төшеп, аңын югалтыр дәрәҗәгә җиткән. Экипаж пассажирларга мөрәҗәгать итеп табиблар эзләгән. Шушы рейста анестезиолог-реаниматолог булып эшләүче якташыбыз Илгиз Мостафин да булган. Чакыру хәбәрен ишетү белән ул ярдәмгә ашыккан.

Табиб хатынның хәлен күзәтеп, кирәкле медицина ярдәмен күрсәткән.  Самолетны ашыгыч рәвештә якындагы шәһәргә утырту турында да сүз барган, ләкин якташыбызның профессиональлеге ярдәмендә, пассажирның хәле әйбәтләнә башлагач, җиргә төшәргә кирәкмәгән. Барып җиткәнче Илгиз Флорис улы ханымның хәлен күзәтеп,  аңа ярдәм итеп торган.

Мостафин өчен бу инде беренче генә очрак түгел икән: элегрәк тә аңа шулай ук самолет бортында бер пассажирга ярдәм күрсәтергә туры килгән.

Элегрәк без тагын бер Уфа табибының самолётта пассажирларга ярдәм итүе турында язган идек. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас