

Уфа–Владивосток самолётында берьюлы өч пассажирга табиб ярдәме кирәккән.
Ярый әле самолётта Куватов исемендәге республика дәваханәсенең баш табибы урынбасары Динә Кулова да булган.
Табиб стюардессаларның үтенечен ишетү белән ярдәмгә ашыккан.
Кан басымы төшеп, аңын югалткан пассажирга ярдәм иткән арада, бер донор да үзен аласа хис итә башлаган. Ул очар алдыннан гына кан биргән. Шул арада самолётта тагын бер кеше аңын югалткан.
Владивостокта үтәчәк медконгресска юлланган Уфа табибы барып җиткәнче пациентларның хәлен күзәтеп торган.