

Борай районының Яңа Бикмәт авылына килеп җиткәндә мәдәният йортында җанлылык иде инде. “Теге вакытта, артистлар билән килеп, бик матур очрашу үткәргән идегез, авыл халкы әле дә күңелле итеп искә ала”, – дип каршы алды безне клуб җитәкчесе Минзилә Гыймаева.
“Теге вакытта” дигәндә, моннан 2,5 ел элек үткән “Моңнар кайтсын авылга” акциясе турында иде сүз. Исегезгә төшерәбез: әлеге чараны “Өмет” гәзитен иң күп алдырган авылларда оештырабыз. Билгеле сәхнә йолдызларын да алып барабыз. Гадәттә, ул авыл халкы белән җанлы аралашуга әйләнә. 2023 елның яз башында Яңа Бикмәттә дә шундый очрашу узды. Ул чакта җырлы күчтәнәч өләшергә тугры дусларыбыз – Башкортстанның атказанган һәм халык артисты, җырчы, музыкант Радик Динәхмәтов һәм популяр автор-башкаручы Гөлфия Шәвәлиева барган иде. Бу юлы клубка җыелучыларның да күбесе шул кичәдә булган. Шуңа әлеге чара дуслар очрашуы булды дисәк, һич арттыру булмас.
Яңа Бикмәтлеләр концерт номерлары да әзерләгән иде. “Ядкарь” хатын-кызлар вокаль ансамбле, Минзилә Гыймаева җырлар бүләк итсә, Мадис Хөсәенов өздереп гармунда уйнады. Борай районы мәдәният йорты хезмәткәрләре Илшат Әхмәтов һәм Эрнест Арсланов чыгышы чарага үзгә бер ямь өстәде. Әлбәттә, без дә буш кул килмәдек. “Өмет”нең дусты, моңлы җырчы, талантлы баянчы, аккомпаниатор, автор-башкаручы Салават Әкъсәнов якташларына үзе язган шигырьләрне укып ишеттерде, баян көйләрен бүләк итте.
Очрашу күңелле аралашулар белән үрелеп барды. “Өмет”нең баш мөхәррире Рәдис Ногманов гәзитнең бүгенге хәл-торышы белән таныштырды. Ул замана балаларының туган телдә аралашмавына, китап, гәзит-журналлар укырга тартылмавына борчылуын белдереп, өйләргә матбугат басмалары килсә, алар яшьләрне битараф калдырмас иде дигән теләген җиткерде.
Әйтергә кирәк, бу авылга килүебезнең төп сәбәбе шунда иде: без бу көнне “Өмет” белән бергә” акциясендә җиңүчеләрнең берсе булган Рәвилә Гәрәйшинага аның бүләген алып килдек. Рәвилә апаның, матбугат басмаларына язылып, җиденче тапкыр бүләк отуын, монысы “Өмет”тән өченче бүләк булуын язган идек.
***
Әлбәттә, сер түгел, күп урыннардагы кебек, авылларда бүген өлкәннәр генә калып бара. Яңа Бикмәт тә вакытында гөрләп торган зур авыл булган. Хәзер исә ике катлы таш мәктәп бинасының спорт залы – клуб, икенче почмагы балалар бакчасына әйләнгән. Балалар күрше Чалкак авылына йөреп укый. Кайчандыр шаулап эшләгән ике катлы мәдәният йорты, ике катлы колхоз идарәсе дә булган...
Замана үз таләпләрен куя шул. Алай да замана үзгәрә дип, ашказан үзгәрми, дигәндәй, күңел дә һаман рухи азыкка тартыла. Җанлы аралашулар, күзгә-күз карашып сөйләшүләр, кич утырып, “табадан гына төшкән” гәзитне укулар тансык аңа. Китапханәче Айсылу Нурмөхәммәтова да: “Авыл халкы басма матбугатны, китапларны яратып укый”, – диде.
Бар мәгълүматны Интернетта табып була дисәләр дә, буяу исе килеп торган кәгазьне кулга тотып уку рәхәтенә җитәме соң?!. Яңа Бикмәтлеләр моны яхшы аңлый һәм киләчәктә дә гәзиттән аерылмаска теләкләре.
Шундый тугры дусларыбыз белән очрашу безгә дә ялкынланып эшләргә дәрт өсти. Дуслык әнә шундый ике яклы булырга тиеш тә.