

Безнең халыкта бүләк бирешү дигән матур гадәт бар. Бу юлы Борай районына юлга чыгуыбызга да әнә шул бүләк сәбәпче булды.
Эш шунда: без елына ике тапкыр – матбугатка язылу чоры тәмамлангач – “Өмет” квитанциясен безгә юллаган дусларыбыз арасында “Өмет” белән бергә” акциясенә йомгак ясыйбыз. Гәзиткә икенче яртыеллыка язылучылар өчен тәгаенләнгән бүләкләрнең берсе Борай районы Яңа Бикмәт авылыннан Рәвилә Гәрәйшина өлешенә төште. “Өмет”кә язылучыларның күбесе авыл җирендә яшәп, шактыена Уфага килеп йөрүе мәшәкатьле булуын исәпкә алып, еш кына бүләкләрне үзебез илтеп тапшырабыз.
Бәхет бер килсә, килә икән ул адәм баласына. “Җиденче тапкыр бүләк отам, – диде Рәвилә Гәрәйшина куанычы белән уртаклашып. – Монысы – “Өмет”тән өченче бүләк. 2012 елны чәйнек чыккан иде, 2018нче елда телевизорлы булдык”. Соңгысы – ике матбугат чарасына язылганнар арасында “Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты уйнаткан приз.
Бүләк отуның берәр сере бармы әллә дип кызыксындык Рәвилә ападан. “Гәзиткә язылсыннар, квитанцияләрен җибәрсеннәр һәм бәхетләрен көтсеннәр, – диде ул. – Җибәрсәң – бер чыкмаса, бер чыга. Шуңа гел җибәрмим, калганнар да отсыннар дип телим”.
Әйе, бүләк оту – куанычлы. Әмма “Өмет”кә язылганнар беркайчан да отылмый. "Гәзитнең атна саен өйгә килүе – үзе бүләк", – диде “Өмет”не озак еллар яздырып укучы Рәвилә апа.