

Уфада 19 яшьлек студент Әдилә Миргаязова Октябрь районын төзекләндерү хезмәтенә тракторчы булып эшкә урнашкан.
Район хакимияте башлыгы Антон Тарасов хәбәр иткәнчә, кыз МТЗ тракторын йөртә. Уфа кызы үзен яңа һөнәрдә җәйге каникул вакытында сынап карарга уйлаган. Ул бөтен районда бердәнбер тракторчы кыз.
"Әдилә инде үзенең сәләтләрен күрсәтергә өлгерде, ул бик уңган, өлгер, һәм, уйлавымча, ул бу эштә зур тәҗрибә туплаячак", - дигән Антон Тарасов.
Ә кыш Марина Потапова турында Уфада студент кыз кар чистарту техникасында эшли дип язган идек.