Җәмгыять
18 декабрь 2024, 18:48

Уфада студент кыз кар чистарту техникасында эшли

Шундый уңган кызлар яши республикабызда. 

Уфада студент кыз кар чистарту техникасында эшлиУфада студент кыз кар чистарту техникасында эшли
Уфада студент кыз кар чистарту техникасында эшли

Башкорт дәүләт аграр университеты студенты Марина Потапова Уфаның Ленин районы коммуналь хезмәтләр күрсәтү оешмасында тракторист булып эшли.

Марина Потапова коммуналь хезмәтләрдә җәйге практикасын үткәндә кыш эшкә урнашу теләген белдергән. Һәм сүзендә торып, бирегә эшкә  килгән!

"Бу аның бездә беренче кышы. Кар чистартучы трактор руле артына утырып, юлларны, тратуарларны  чистарта. Укуын калдырмас өчен ул төнге сменада эшли.  Марина зифа буй-сынлы,  йомшак, мөлаем тавышлы кыз булуына карамастан, бик җитез дә – дүрт тонналы МТЗ тракторын белән  бик оста һәм җиңел  идарә итә. Хезмәттәшләреннән аның турында тик җылы сүзләр генә ишетергә мөмкин, кирәк чакта ярдәм дә итәләр, киңәшләрен дә бирәләр.  Марина Потапова бик сәләтле кыз, аңа эшендә уңышлар телик", - дигән Ленин районы хакимияте башлыгы Олег Котов.

Фото: Уфаның Ленин районы хакимияте башлыгы Олег Котовның telegram-каналы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас