Быел көз республиканың берничә муниципалитетында хакимият җитәкчеләре алышынды. Дөньяда тынычлык булмаган, санкцияләр басым ясаган, махсус хәрби операция барган вакытта район һәм шәһәр хакимиятләрен җитәкли башлау икеләтә зур җаваплылык таләп итәдер, мөгаен. Өстәвенә, әлегә кадәр бу районда яшәмәгән булсаң, эшне нинди юнәлештә алып барырга, тәү чиратта нинди мәсьәләләрне хәл итәргә икәнлеген барларга кирәк. Гомумән, хакимият җитәкчесе булып эшли башлау ничек ул? Шушы сорау белән Миякә якларына юл тоттык.
Наил Камил улы Гомәров район хакимиятен җитәкли башлаганчы Бәләбәй районы башлыгы урынбасары – финанс идарә җитәкчесе булып эшләгән.
– Бәләбәйдә туып үсеп, озак еллар шәһәр мохитендә эшләгән кеше өчен авыл хуҗалыгы районына эшкә килү ничек ул? – дип кызыксынам.
– Миякә миңа ят район түгел, – дип сүзен башлады Наил Камил улы. – Минем әтием һәм әнием – шушы район кешеләре. Шуңа минем тамырларым – монда. Ә Миякә – ул бәләкәй шәһәр кебек. Биредә хезмәтләр күрсәтү, уңайлылык буенча мөмкинлекләр күп. Элек Миякәгә кунак буларак кайтсам, хәзер инде җитәкче күзлегеннән карарга туры килә. Бу вазифада миңа йөкләнгән җаваплылыкның зур һәм җитди икәнен беләм һәм тулысынча аңлыйм. Районның имин киләчәге өчен эшләү ирешеп була торган максат икәнлегенә ышанам. Шуңа Миякәне алга таба үстерүне дәвам итү өстендә эшләячәкбез. Моның өчен бердәм эшләргә кирәк.
– Район белән танышырга өлгердегезме әле?
– Район башлыгы булып рәсми эшли башлавыма әле атна-ун көн генә, дигәндәй. Шуңа әле таныша башладым гына. Авылларга чыгып, җирле биләмәләр яшәешен үз күзләрем белән күреп, халык белән аралашу яклымын. Әле инде кышка кергән чор булгач, тәү чиратта торак-коммуналь хуҗалыгындагы хәлләр кызыксындыра. Авылларга барганда социаль объектларда – мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пунктында, клуб, авыл советларында нинди проблемалар барлыгын белешәм.
Шулай ук эшкуарлар, фермерлар, авыл хуҗалыклары эшчәнлеге белән дә таныша барам. Миякәдә эшкаурлар бик көчле, үзаллы дип әйтер идем. Аларның районны үстерүгә карата фикерләрен беләсем килә. Районда 530дан күбрәк кече һәм урта эшкуар теркәлгән. Үзмәшгульләр саны – 1515 кеше. Җирле бюджетка кергән акчаның 36 проценттан артыгын эшкуарлар тәэмин итә. Районда авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, көнбагыш мае, сөт продуктлары җитештерү һәм балык продукциясен эшкәртү үсеш алган, шулай ук сәүдә тармагында эшләүчеләр дә шактый. “Миякә балык компаниясе” балык продукциясен эшкәртү буенча 30 ел дәвамында Русия һәм республика күләмендә алда бара. Монда авыл хуҗалыклары, фермерлар да көчле. Районда авыл хуҗалыгы продукциясенең 35 процентын нәкъ крестьян-фермер хуҗалыклары җитештерә. Гомумән алганда, Миякә районында 15тән артык авыл хуҗалыгы оешмасы, 50дән күбрәк фермер хуҗалыгы һәм 10 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык бар. Алар 2024 елның гыйнвар-ноябрь айларында 4 миллиард 883 миллион сумлык тулаем продукция җитештергән.
– Быелгы уңыш турында да әйтеп үтсәгез иде...
– Әле урып-җыю эшләре тәмамланды дияргә була. Көнбагыш кына бераз калды. Уңыш елына күрә яхшы: 60 мең тонна бөртекле, 16 мең тоннадан артык майлы культуралар, 35 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алынган. Алдагы ел уңышы өчен 6 714 гектарда уҗым культуралары чәчелгән. Маллар өчен 94,9 мең тонна азык хәзерләнгән, фермалар ремонтланган, каралган. Шуңа бу уңайдан кышны яхшы чыгарбыз дип уйлыйм.
– Авылларда тәү чиратта нинди проблемалар күзгә ташлана?
– Күп урыннардагы кебек, кадрлар проблемасы күзгә ташлана. Комбайнчылар, тракторчылар, водительләр, электриклар, слесарьләр кирәк. Сер түгел, яшьләр авылдан китә. Аларны калдыру өчен заманча мөмкинлекләр кирәк: яшәр урын, эш, уңайлы мәктәп, балалар бакчасы, юллар кирәк. Авылда укыган балалар өчен дә шәһәрдәге кебек мөмкинлекләр булырга тиеш. Әйтик, шул ук имтиханнарга әзерләнү, сәләтләрен үстерү, мавыгуларын тормышка ашыру өчен шартлар булдырырга кирәк.
– Ниятләргә килгәндә, районда нинди программалар, проектларны гамәлгә ашыру күзаллана?
– Район республикада эшләгән бар программаларда да катнаша. Бу эшне дәвам итәчәкбез. Әйтик, район халкы “Җирле башлангычларга ярдәм” программасында актив катнаша, бу кешеләргә авылдагы мөһим мәсьәләләрне үзләренә хәл итү мөмкинлеге бирә. 2016 елдан башлап, 96,7 миллион сумлык 117 проект гамәлгә ашырылган. Киләчәктә дә бу программа дәвам итәр дип ышанасы килә.
Әлегә билгеләнгән эшләрдән – Кыргыз-Миякәдә М.Абдуллин исемендәге 1нче урта гомум белем бирү мәктәбенә капиталь ремонт эшләнәчәк. 2025 елда район үзәгендә яңа заманча балалар сәнгать мәктәбе төзелә башлаячак.
Ел ахырына кадәр район үзәгендә кинотеатр ачу, киләчәктә яшьләр үзәген ачу планлаштырыла. Әйткәндәй, биредә җыр-моңга гашыйк, сәләтле халык яши. 15 коллектив “халык” исемен йөртә.
“Уңайлы шәһәр мохитен булдыру” дәүләт программасына эләгә алсак, район үзәгендә стадион төзү идеясе бар. Биредә массакүләм спорт белән шөгыльләнүчеләр күп, шуңа шартлар булдыру бик мөһим.
– Бүген муниципалитетларның эшчәнлеген бәяләгәндә инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге игътибарга алына...
– Бу уңайдан Миякәдә потанциал зур. Әйтүемчә, биредә эшкуарлар көчле. Алар тырышалар, үсәләр, районга гына түгел, республикага күз тотып эшлиләр. Безгә авыл хуҗалыгы товарларын эшкәртү буенча читтән инвесторлар табарга кирәк. Әмма монда бер момент бар: инвестор килгәч, ул урындагы җитештерүчеләргә проблемалар тудырырга тиеш түгел. Әйтик, инвестор эшчеләренә зуррак хезмәт хакы түли ала. Ә урындагы эшкуарларның андый мөмкинлекләре бик юк. Шуңа бәхәсле мәсьәләләр килеп чыгуга юл куймау турында уйларга кирәк булачак. Әлегә районда потенциаль инвесторлар өчен буш мәйданчыклар бар. Якын елларда автоматик весалары булган ашлык чистарту һәм киптерү комплексы, 1200 башка исәпләнгән терлекчелек комплексы төзү карала. Чөнки районда авыл хуҗалыгы чималы бар, аны эшкәртергә кирәк.
– Башлык буларак, район турында беренче тәэссоратларыгыз белән дә уртаклашыгыз әле.
– Без барыбыз да бик катлаулы чор кичерәбез – махсус хәрби операция бара. Анда Миякә районыннан 300дән артык ир-егет катнаша. Аларга ярдәм итүдә халыкның бердәм икәнлеге күзгә ташлана. Эшкуарлар, оешма-предприятиеләр, кешеләр бергәләп гуманитар ярдәм җыя, хәрбиләрнең гаиләләренә социаль ярдәм күрсәтелә. Сугышчыларыбызга ярдәм иткән, игелекле эшләр башкарган һәм башкаларны мондый гамәлләргә рухландырган һәркемгә рәхмәт белдерәм. Тиздән тынычлык урнашыр һәм безнең егетләр исән-сау өйләренә кайтыр дип өметләнәбез.
– Авылларга чыкканда, халыктан зарлар ишетәсезме?
– Кешеләр зарлана димәс идем. Миякә районында кешеләр тыйнак (скромный), сабыр. Бүген махсус хәрби операция барганлыгын, илдә катлаулы хәл булганлыгын аңлап микән, артыгын дәгъва итмиләр. Иң мөһиме – халыкка эш урыннары, лаеклы хезмәт хакы кирәк, балаларга мәктәп кирәк. Безнең бурыч – шул иң гади ихтыяҗларны тормышка ашыру.
– Шулай да, тәнкыйтьне ничек кабул итәсез?
– Русча әйтсәк, нормально. Ничә еллар түрә булып эшләгәннән чыгып шуны әйтәм – тәнкыйть булырга тиеш. Тәнкыйть юк икән, димәк, син я бөтенләй беркемгә дә кирәкмисең, я ышанычны югалткансың. Сер түгел, кайда да проблемалар күп, шуңа тәнкыйтьсез булмый.
– Җаваплы вазифаларны тартканда ялга, яраткан шөгыльгә вакыт каламы?
– Минем өчен эш – үзе хобби (елмая). Отпуск чорында гаилә белән сәяхәт итәргә яратабыз. Диңгез буенда ятарга түгел, ә яңа җирләр, илләр күреп, аларның тарихи, үзенчәлекле урыннарында булып, табигате һәм кешеләренең яшәеше белән танышырга яратабыз.
– Гаиләгез белән дә таныштырып үтсәгез иде.
– Тормыш иптәшем белән ике бала тәрбияләп үстердек. Кызыбыз преподаватель булып эшли, фән кандидаты, улыбыз – югары уку йортының дүртенче курс студенты. Иптәшем – табиб, әлегә вакытта ул Бәләйбәй дәваханәсендә эшен дәвам итә.
– Тормыш девизыгыз бармы?
– Бар. Тормыш девизым – омтылыш булганда һәрвакыт уңышка ирешергә мөмкин.
– Ихлас әңгәмәгез өчен рәхмәт. Сезгә уңышлар телибез, район үсеше өчен ният иткән эшләрегез тормышка ашсын!