Прокуратура башкаланың югары уку йортында кандалалар белән бәйле хәлгә игътибар иткән. Күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләре интернетта университет аудиторияләрендә студентларны бөҗәкләр тешләве турында язылган хәбәрләргә игътибар иткән. Кандалалар кием, китаплар, дәфтәрләр өстендә йөри, ди.
“Уфаның Киров районы прокуратурасы төбәк Роспотребнадзоры белгечләре белән берлектә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турындагы законнарның үтәлешен тикшерәчәк, шул исәптән студентлар яши торган торак корпусларда да. Нигезләр булган очракта прокурор чараларын кабул итү мәсьәләсе хәл ителәчәк”, – диләр БР прокуратурасында.
Моңа кадәр без БДМУда студентларның кандалаларга зарлануы турында язган идек.
Чыганак: bashinform.ru