Туймазыда 70 яшьлек ханым ярдәм сорап коткаручыларга мөрәҗәгать иткән. Пенсионер бармагына балдак кигән дә, кире сала алмаган. Шуннан кулы шешә башлаган. Зыян күрүче Гадәттән тыш хәл буенча республика дәүләт комитеты хезмәткәрләрен чакырткан. Коткаручылар, кулын авырттырмыйча гына, җайлап салдырганнар. Ханым бу хәлдән котылганы өчен чиксез куанган, рәхмәтләрен укыган. Коткаручылар киңәш итүенчә, мондый хәлдә калсаң, иң мөһиме - вакытны сузмау. Әгәр йөзекне үзең генә сала алмыйсың икән, минутында ук коткаручыларны чакыртырга кирәк, югыйсә шундый менә күңелсез хәлгә тарырга мөмкин.
Ә бармак шешеп өлгергәнче өй шартларында йөзекне җиңел генә салырга өйрәтүче видео тәкъдим итәбез. Карау өчен Монда бас.
Чыганак: Башинформ.
Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча республика дәүләт комитетының матбугат хезмәте.