Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
24 февраль 2024, 10:39

Шешкән бармагыннан йөзеген коткаручылар килеп салдырган

Өй шартларында бармактан йөзекне салдыру ысулын карагыз. (Видео) 

Шешкән бармагыннан йөзеген коткаручылар килеп салдырган
Шешкән бармагыннан йөзеген коткаручылар килеп салдырган

Сибайда яшәүче 14 яшьлек кыз йөзек киеп караган да, сала алмаган. Бармагы шешкән. Шуннан аңа коткаручыларны чакыртырга туры килгән. Алар килеп, йөзеген махсус корал ярдәмендә алганнар.

Кайбер кешеләрнең бу бала кебек уйнап түгел, ә гомер буена киеп йөргән йөзекләре бармакларын буа башлый. Шундый очракта өй шартларында салырга өйрәтүче видео тәкъдим итәбез. Бәлки берәрсенә ярдәме тияр.

Чыганак: Гадәттән тыш хәлләр буенча республика дәүләт комитетының матбугат хезмәте.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: