Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифасын вакытлыча башкаручы дип Любовь Минакова тәгаенләнде. Моңа кадәр ул ведомство җитәкчесенең урынбасары булып эшләгән.
Транспорт министрлыгы сайтындагы мәгълүматларга ярашлы, Любовь Минакова 1981 елда Магадан өлкәсенең Анадырь шәһәрендә туган. Санкт-Петербург дәүләт политехник университетында “Бухгалтер учеты, анализ һәм аудит” белгечелеге буенча укып, “икътисадчы” квалификациясен алган. Любовь Минакованың башкарма власть органнарында һәм транспорт компанияләрендә эш тәҗрибәсе бар.
Исегезгә төшерәбез, бүген транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебановны кулга алу турында билгеле булды. Аны аеруча зур күләмдә ришвәт алуда гаеплиләр. Башкортстан Башлыгы түрәне эшеннән бушату турындагы указга кул куйды.
Чыганак: bashinform.ru