Җинаять һәм җәза
7 Мая 2024, 05:42

Хәбиров транспорт министры Клебановны эшеннән җибәрде

Министр зур күләмдә ришвәт алган, диләр...

Добавить в предпочтительные источники Google

Башкортстанда хокук саклау органнары хезмәткәрләре республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебановны тоткарлады.

Якынча мәгълүматлар буенча, ул зур күләмдә ришвәт алуда гаепләнә. Әлеге вакытта тикшерү бара.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җинаять кылынуы турындагы мәгълүмат раслану белән Александр Клебановны вазифасыннан азат итте. Шул хактагы Указга ул бүген, 7 майда, кул куйды.

Төбәк җитәкчесе минем командада казнадан урлаучыларга һәм ришвәтчеләргә урын юк дип берничә тапкыр белдергән иде инде. Алга таба да Башкортстан Башлыгы хокук саклау органнары белән тыгыз бәйләнештә хакимият органнарын хокуксыз гамәлләр кылган намуссыз кешеләрдән чистарту эшен дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Александр Клебанов ведомство җитәкчесе булып 2022 елның декабреннән эшли башлаган иде.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас