Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 апрель , 12:34

"Килен белән каенана" конкурсының җиңүчесе билгеле

12 апрельдән 16 апрельгә кадәр "Килен белән каенана" конкурсына тавыш бирү барды.

"Килен белән каенана" конкурсының җиңүчесе билгеле
"Килен белән каенана" конкурсының җиңүчесе билгеле

Бүген, ниһаять, җиңүчене белдек. Миякә районының Рассвет авылында яшәүче Резеда Закир кызы Әхмәдиева иң күп тавыш җыючы булды. Аңа 500 дән артые тавыш биргәннәр.

Безгә ул каенанасы Роза Галим кызы Вәлиәхмәтова белән төшкән фотосын җибәргән иде. "Без, каенана-килен, 31 елга якын бергә яшибез. Минем каенанам бик сабыр, уңган кеше, кулыннан килгәнчә, безгә гел ярдәмләшеп тора, балаларны да үстереште. Мине үз кызыдай якын күрә, миңа да ул - үз әнием шикелле. Авыр чакларны да, рәхәт вакытларны да бергә үткәрдек."- дип җылы эчтәлекле хат язды. Аның язмышы турында тулысынча уку өчен шушы сылтамага басыгыз.  

Резеда ханым Ахмәдиеваны җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз һәм вәгъдә иткән бүләгебезне аңа тапшырабыз.

Калган катнашучылар кәефләрен төшермәсеннәр иде, чөнки без конкурслар еш оештырып торабыз, яңаларында катнашырга чакырып калабыз.  

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: