Җәмгыять
27 ноябрь 2023, 04:45

Торатау итәгендә - Кыш Бабай резиденциясе

Яңа елга 35 көн калды. 

"Башинформ" архивыннан."Башинформ" архивыннан.
Фото:"Башинформ" архивыннан.

“Торатау” геопаркында Кыш Бабай резиденциясен ачуга әзерләнәләр. Ул үз эшен 14 декабрьдә башлаячак һәм кунакларны 2024 елның 7 гыйнварына кадәр кабул итәчәк, дип хәбәр итә UfaTime порталы.

Авылга барыр өчен  8 (987) 254-20-24 номеры буенча алдан язылырга кирәк. Шалтыратуларны 8 декабрьдән кабул итә башлаячаклар. Исегезгә төшерәбез, Кыш Бабайның Уфадагы резиденциясе үз эшен 24 декабрьдә башлаячак. Быел ул “Азимут” кунакханәсе алдындагы скверда урнашачак, дип язып чыккан идек без. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас