Яңалыклар
25 ноябрь 2023, 10:09

Яңа ел ишек шакыймы?

Уфада Кыш бабайның резиденциясе буламы быел?

Яңа ел ишек шакыймы?Яңа ел ишек шакыймы?
Яңа ел ишек шакыймы?

Уфада Кыш бабайның резиденциясе буламы быел?

Башкалабызда аның кайчан ачылуы да мәгълүм, дуслар! Уфа шәһәре мэриясендә Кыш Бабай резиденциясе урнашачак урын турында хәбәр иттеләр. Быел аны Ленин исемендәге мәйданда, “Азимут” кунакханәсе каршындагы скверда Кыш бабайның вакытлыча патшалыгы урнаштырылачак.

Резиденцияне тантаналы ачу чарасы җомга көнне - 24 декабрьдә 16 сәгатьтә планлаштырыла.

25-30 декабрьдә аны теләгән һәркем— 16дан 20 сәгатькә кадәр,

30 декабрьдә — 12дән 20 сәгатькә кадәр,

ә Яңа ел төнендә 12дән сәгать 2гә кадәр карый алачак.

Кышкы каникуллар вакытында резиденция 12дән 21 сәгатькә кадәр эшләячәк.

9 — 16 гыйнварда 20 сәгатькә кадәр, ә ябылу тантанасы 14 гыйнварда 14 сәгатьтә була.

Резиденциягә эләгү өчен - 51, 51а, 69, 74, 110, 122, 124, 126к, 164т, 226, 432а автобусларында "Горсовет" тукталышына кадәр барырга мөмкин.

Яңа ел бәйрәме исе килә башладымы, дуслар?

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас