

Дәүләт Думасының 20 депутаты, шул исәптә Башкортстан парламентарие да, Думаның экология, табигый ресурслар һәм тирә-як мохитне саклау буенча комитет әгъзасы Зариф Байгускаров, Украина суды тарафыннан Украинаның территориаль бөтенлегенә һәм кагылгысызлыгына һөҗүм иткәннәре өчен читтән торып ирекләреннән 15 елга мәхрүм ителгәннәр.
Бу хөкем карары чыгарылганнар арасында билгеле тележурналист Тимофей Баженов, җырчы һәм композитор Денис Майданов та бар. Аларны 2022 елда Донецк һәм Луганск халык республикаларын тану үтенече белән Владимир Путинга мөрәҗәгать итүдә гаеплиләр. Шулай ук дуслык турында килешүләрне ратификацияләү, РФнең ЛХР һәм ДХР белән хезмәттәшлеге һәм үзара ярдәме өчен тавыш бирү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итүдә дә.
Әйткәндәй, Евросоюз Советы санкцияләр исемлегенә гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванованы да керткән иде. Радий Хәбиров бу гамәлләрне “клоунада” дип атады.
Чыганак: bashinform.ru