

Республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова Евросоюз советының санкцияләр исемлегенә эләккән. Бу хәлгә карата бүген, 27 февральдә хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үз фикерен белдерде.
“Ленара Хәким кызын “халык дошманы” дип игълан иттеләр, җирәнгеч сылтау табып, санкцияләр исемлегенә керттеләр. 2017 елда мин шәхсән үзем Лиза Глинка белән чирле һәм яралы балаларны безнең илнең дәвалау учреждениеләренә юнәлтүдә катнаштым. Хәзер Ленара Хәким кызын шул эш буенча гаеплиләр. Сез изге эш башкардыгыз, шуңа моңа игътибар итмәгез, зинһар. Алар – клоуннар, бүтән төрле әйтеп тә булмый”, – диде Радий Фәрит улы.
Исегезгә төшерәбез, ЕС Советының документында Башкортстанның хезмәт министрлыгы җитәкчесе “Украина балаларын Русиягә законсыз һәм көч белән депортацияләүдә” гаепләнә.
Ведомстводан аңлатуларынча “монда сүз, мөгаен, 2022 елның октябрендә Донецкиның 1нче санлы интернат-йорты тәрбияләнүчеләрен хәрби хәрәкәтләр зонасыннан Русиянең кайсыбер төбәкләренә, шул исәптән Башкортстанга эвакуацияләү турында бара. Ул вакытта Донецк республикасы РФ составына кергән иде инде”.
Әле бу балалар барсы да гаилә тәрбиясенә булышучы үзәкләрдә яши, диләр министрлыкта.