Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 март 2023, 10:37

Елгаларда кайчан боз китәчәк?

Быел яз бераз иртәрәк килә төсле. 

 Республикада синоптиклар дала елгаларының боздан иртәрәк ачылуын фаразлый.

“Мартның өченче декадасында республика буенча җылы һава торышы күзәтеләчәк. Тәүлеклек һава температурасы нормадан 4-7 градуска җылырак булуы көтелә. Карның һәм  елгалардагы боз катламының күпләп эрүе дәвам итәчәк. 26 марттан алып 9 апрельгә кадәр  дала елгаларының боздан ачылуы фаразлана”, – диелә Башгидромет хәбәрендә.

Кичә без +13 градуска кадәр җылыта дип язган идек

Чыганак:  bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: