Барлык яңалыклар
Новости
20 март 2023, 09:38

+13 градуска кадәр җылыта, ди

Быел яз бераз иртәләде, ахры.

Юлия Гордиенко
Фото:Юлия Гордиенко

Бу көннәрдә республикада +13 градуска кадәр җылытачак. Башгидромет мәгълүматлары буенча, бүген, 20 мартта,   башлыча явым-төшемсез болытлы һава торышы көтелә. Көндез төньяк районнарда гына бераз җепшек кар явуы мөмкин.  Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән  бозлавык булуы көтелә. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан талгын. Һава температурасы көндез -1, +4°, таулы районнарда +7° градускача җылы.

Сишәмбе көнне, 21 мартта, республиканың төньягында шулай ук яңгырга күчүчән җепшек кар явуы мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә -1, -6° градус булачак, көнҗяк-көнчыгышта -11° градуска кадәр. Көндез +4, +9°, таулы районнарда +13° градус җылы булуы фаразлана.

Чәршәмбе көнне, 22 мартта, һава температурасы төнлә -1, -6° градус булса, көндез +4, +9 градуска кадәр җылытачак. Таулы районнарда термометр баганалары +13 градус җылы күрсәтер, дип фаразлый синоптиклар. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: