“Өмет” турында белешмә

«Өмет» — Башкортстанда татар телендә нәшер ителүче гәзит. Атнасына бер тапкыр җомга көнне чыга. Беренче саны 1991 елның 12 июлендә дөнья күрә башлый. Гәзиттиз вакыт эчендә укучылар арасында популярлык яулап, республиканың мәгълүмат киңлегендә үзенә лаеклы урынны били. Гәзит җәмгыятьнең рухи үсешенә, әдәбият, мәдәният, тарих һәмэтнографиядә милли традицияләрне күтәрүгә һәм татар теленүстерүгә зур өлеш кертә. Шулар белән бергә сәясәтне, икътисадныда киң яктырта. 2001 елдан баш мөхәррир булып Рәдис Ногманов эшли. “Өмет”не башка басмалар белән бутап булмый. Үз йөзе, үз стилеаның. Гәзит эчендәге гәзит булган «Сихәт», «Чаткылар», «Сезнеңөчен», «Мин яшь» дигән кушымталары – бары тик “Өмет”тә генә. Тормышның мөһим проблемаларын яктырткан бик күп рубрикаларяшәп килә. Мәсәлән, «Шәхес янында», « Күңелемдәген ачыпсалам», «Сер итеп кенә», «Гаилә учагы», «Ни өчен шулай?», «Билгеле билгесез дөнья», «Кулланучылар почмагы», «Алло,«Өмет» тыңлый», «Өмет»кә соравым бар», «Ерактагы якынкардәшләр», «Өмет» табибы», «Динебез ислам» һ.б. “Өмет” – Башкортстанда нәшер ителүче басмалар арасында иң зуртиражлы гәзит. Аның сайтта да, социаль челтәрләрдә дә дусларыкүп.