

- Танылган артистлар да, блогерлар да сүгенү сүзләрен куллана бу ниндидер дәрәҗәдә модага әверелде. Һәм бу миңа бер дә ошамый. Әйе, мин бәхәсләшмим, өйдә ачуланганда берәр нәрсә әйтә алам - авыз туытырып, авылча. Ләкин аны эфирга ничек чыгарасың, үз тамашачың алдында ничек елмаеп сүгенәсең?! Бу сүзләрне видео текстына ничек кертәсең?! Мин хәзер нинди дә булса конкрет артист турында әйтмим, бу минем гомумән күзәтүем. Мин татар эстрадасында сүгенүне бетерергә теләр идем, - дип җавап бирде җырчы татар эстрадасында нәрсәне үзгәртергә теләр идем дигән сорауга.
Моннан тыш, аерылышу яки гаилә эчендәге конфликтлар кебек шәхси моментларны халыкка чыгарырга кирәкми, дип саный Иркә. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә гаилә институты дәрәҗәсе болай да кими, шуңа күрә гаилә кыйммәтләрен сакларга кирәк.
Фото: Иркәнең шәхси архивыннан.