

Руслан Кираметдинов белән очраштык әле. Тырышсаң, хыяллар тормышка аша, ди ул. «Ашарга акча да булмаган чаклар булды»
- Руслан, балаларың ничек? Күрешкәнең бармы?
- Бу арада юк әле…”Кара исемлек”кә тыгып куйганнар. Балаларны туган көннәре белән дә котлый алмадым. Бернишләтеп булмый. Әниемне дә аралаштырмыйлар. Ярый, ябыйк бу теманы.
- Шулай да сорыйм әле. Мин Ильмира Нәгыймова белән башкарылган дуэтыңны тыңлыйм. Менә “Син миңа кирәк” җыры өчен 3-4 млн акча түлибез, дисәләр, ризалашыр идеңме?
- Матур җыр ул, әйе, тик мин ризалашмас идем. Булган, үткән инде. Туйларда әле һаман бииләр аңа. Үзем генә дә башкармас идем ул җырны, үткәндә калган инде ул.
- Концертларга әзерләнәсеңме?
- Әйе, җырлар яздырабыз, эш гөрли. Башка юнәлешләрдә дә эшлим, тырышам. Җырлап кына акча эшләп булмый.
Чыганак: Татарча солянка