Блогер Гөлия Вәлиәхмәтова белән кызыклы аралашу

Хөрмәтле "Өмет" гәзитен яратып укучы дусларыбыз, танылган шәхесләрдән алган интервьюның җанлы аралашу мизгелләре белән бүлешүне дәвам итәбез. Бүген блогер Гөлия Вәлиәхмәтова белән фикер алыштык.

-Хәерле көн, Гөлия! "Каенана" фильмы бик кызыклы килеп чыга, афәрин! Ләкин һәрбер сериалда "җөмлә арасында" әйтәсе килгән фикер була. Сездә андый максат бармы?

- Сәлам, Гөлназ! Без төшергән фильмда яшерен мәгънә ятмый. Бу бары тик тормышчан җиңел комедия. 

Һәм комедиядә дә һичшиксез яшерен мәгънә булырга тиеш дип санамыйм. Менә драмаларда ул булганы яхшы.

-Киноны элек телевизордан гына карарга мөмкин иде. Хәзер исә социаль челтәрләргә дә куярга мөмкин. Телевизордан күрсәтеләчәк зур кинода төшү хыялыгыз бармы?

- Элек мин кинофестивальләр өчен кыска фильмнар төшерә идем бит. Ә хәзер социаль челтәрләр өчен төшерергә телим дигән нәтиҗәгә килдем. Чөнки шул рәвешле минем фильмнарны күбрәк кеше күрәчәк. Хәзер бөтен халык социаль челтәрләрдә утыра бит. Ботен нәрсә үзгәрде. Хәзер хәтта Окко, Иви һ.б. кебек эре мәйданчыклар да телефон аша каравы уңайлы булсын өчен вертикаль форматта фильмнар төшерә. Чит илдә бу инде күптән гамәлдә. Телефон форматы тв форматына караганда популяррак. 

Тулы метражлы фильмны төшерү планымда бар. Тик ансы әлегә икенче планда тора.

-Туган телне саклап калу максаты популяр. Сез татарча сөйләшәсезме? Блогта да татар сүзләрен кулланасыз белүемчә...

-Мин рус телендә блог алып барам, чөнки мине татарлар гына түгел, башка милләтләр дә карый. Кызганычка каршы, мин туган телемне камил белмим. Русча сүзләр еш кыстырам татарча сөйләшкәндә дә.

-Марат абый белән ике аерым йокы бүлмәсендә йоклыйсыз икән. Моның уңай һәм кире яклары нинди?

-Мин күпмедер вакыт КФУда (магистратура) гаилә психологына укыдым. Һәм анда укытучы әйтә иде: аерым йокы бүлмәләрендә йоклау киресенчә ир белән хатын арасындагы интим мөнәсәбәтләрне саклау өчен бик файдалы. Бу темага тирәнтен карап тормыйм. Чөнки шәхсән мин барысы да индивидуаль дип саныйм. Һәр пар үзләренә уңайлы булганча йоклыйлар. Янәшәсендә гырылдаучы булмаса, кемдер йоклый да алмаска мөмкин.

Шәхсән минем өчен сәламәт йокы минем эшкә сәләтем һәм гомумән тормышым өчен бик мөһим өлеш. Йокы өчен – йокы. Ә калганы я йокы алдыннан, я аннан соң эшләнә.

Мәсәлән, Марат ачык пәрдәләр белән һәм җылы бүлмәдә йокларга ярата. Мин, киресенчә, йокы бүлмәсендә ниндидер ут булса, йоклый алмыйм. Һәм миңа идеаль тынлык кирәк.

- Сез бары тик чынбарлыкны гына күрсәтәсезме, әллә арттырып та җибәрәсезме? 

-Мин беркайчан да идеаль сурәт күрсәтмәдем. Миндә һәрвакыт "ничек бар – шулай". Хәтта хәзер дә без Ауропа буйлап сәяхәт итәбез һәм мин барысын да ничек бар шулай күрсәтәм. 

Кичә без Миланда апартаментларны арендага алдык. Һәм безнең анда бәдрәфтә канализация исе бар иде. Һәм мин боларның барысын да ничек бар шулай күрсәттем социаль челтәрләрдә. Бөтен нәрсәдә дә шулай ук күрсәтергә тырышам.

-Сезнең иң матур хатирә...

- Ә беләсезме, мин үземә охшаганча яшим, үземә рәхәт булсын өчен. Аллага шөкер, минем тормышымда мондый мизгелләр бик күп. Мин үземә зур рәхәтлек китерә торган эш белән шөгыльләнәм. Мин сәяхәт итәргә яратам, шул мизгелләрдә үземне аеруча бәхетле тоям. Шуңа күрә мин бер нәрсәне дә аерып күрсәтә алмыйм. Бу дөрес тә булмас иде.

- Элегрәк дөнья буйлап сәяхәт итү теләгегез булса, хәзер инде сайланып, яраткан илләргә генә очам, дисез. Ни сәбәпле шулай?

-Миңа дөньяны күрү ошый. Миңа бу бик кызык. Һәм минем барлык илләрдә дә буласым килде. Ләкин хәзер андый максат юк. Мин бары тик шушы мизгелдә рәхәтләнәм. Чөнки еш кына минем булган урыннарга кайтасы килә.

-Социаль челтәрләрдә "Гөлия белән әнисе һәрвакыт талаша гына" дигән фикерләр дә язалар. Моны ничек аңлатырсыз?

-Безнең ачуланышып аралашуыбыз турында беренче тапкыр ишетәм. Сүгенү сүзләрен кыстырмыйбыз. Безнең аралашу манерасы шундый. Һәм аннары мин камераны нәкъ хәлләр кызган вакытта кабызам, яки мин киресенчә аны, кызык булсын өчен, кызып сөйлә дип котыртам. Әлбәттә, язылучылардан реакция бирсен өчен эшлим мин моны. Ә болай без аның белән бик дус. Мин аны бик яратам һәм хөрмәт итәм, аның кебек яхшы әниләр бик сирәк! Гадәттә миңа: "Безнең дә әни белән мөнәсәбәтләр шушындый", дип язалар.

-Хейтка ничек түзәсез?

- Минем хейтерлар аз. Тик була торганнарына мин, нинди кәефтә булуыма карап җавап бирә алам, аларны "кара исемлеккә" дә керткән бар. Яки киресенчә игътибарсыз калдырам. Чит кешенең сүзе йөрәккә кадалмыйдыр ул. Ахмакларга үпкәләмиләр инде. Һәм мин төгәл беләм, адекват, акыллы кеше беркайчан да таныш булмаган кешегә ниндидер ахмаклык яки рәнҗетерлек сүзләр язмаячак.

-"Өмет" гәзите укучыларына теләкләрегез нинди булыр? Һәм, тормышта куллана торган "алтын" кагыйдәгез бармы? 

- Минем тормыш кагыйдәм: беркайчан да беркемне дә гаепләмәү. Фикер алышырга мөмкин, бернинди куркыныч та юк, ләкин гаепләү түгел. Иртәгә безнең белән нәрсә булачагын һәм нинди хәлдә калачагыбызны белмибез. 

Тагын бер принцип, барлык кешеләргә мин үз якыннарыма нинди мөнәсәбәттә булуларын теләсәм, барлык кешеләр белән шулай ук сөйләшәм.   

Шуңа күрә һәркемгә теләк шул – үзегезне бәхетле итә торган эш белән генә шөгыльләнергә тырышыгыз. Без дөньяда бер генә яшибез, ә гомер дигәннәре бик тиз үтеп китә. Көн саен үзегезнең иң матур киемегезне киегез! Аны шкафта ниндидер очрак өчен сакламагыз. Теләгәнегезне ашарга һәм сәяхәт итәргә тырышыгыз.

Яныгызда булган кешеләргә карата игелекле булыгыз. Мин беләм һәм моңа ышанам – без бу дөньяда кылган гамәлләребез йөзләтә үзебезгә әйләнеп кайта. Яхшылык эшләсәң, үзеңә дә күп яхшылык юлдаш булыр. 

Барыгызны да яратам, игътибарыгыз өчен рәхмәт.

Автор: Гөлназ Рамазанова

Читайте нас