

“Татар җыры”на әзерләнә башладыгызмы?
Әле оештыручылар белән җыр сайламадык. Быел бу фестивальдә өченче тапкыр катнашам. Кемнеңдер 15 сыны бар, Айдар абый Галимов сынны 26 тапкыр алган. Мин аны санамыйм да, күпме язган, шуның кадәр алырмын. Мин күбрәк концертларның сыйфаты, моңлылык, техник яктан җитешсезлекләр булмавы, командамның бердәм булуы өчен җан атам. Минем өчен күрсәткән эшем кадерлерәк.
Башкортстанга барган бармы?
Башкортстанда узган ел үз концертларым белән күпләп беренче тапкыр йөрелде. Анда да беләләр икән мине. Билетлар сатылмады түгел. Бу сезонда да барырга исәп. Халык килерме, юкмы дип уйланмыйм. Барыбер эшләргә кирәк. Мин 20 ел җырлыйм бит инде. Татарстанда да билетланың сатылмаган чаклары булды. Тамашачы зал тутырып килмәде дип кенә, концертларны кичектерергә ярамый. Бу сезонда да узган елдагыча Казанда биш көн куярга планлаштырам.
Бәяләр арта. Билет бәясен арттырырга уйламыйсызмы?
Концерт залларының арендасын тагы да арттыралар дип ишеттем. Бар да кыйммәт. Әле ярый концертларда кулланыр өчен үземнең махсус аппаратураларым бар, аларны арендага аласы юк. Билет бәясен арттыру турында уйланганым юк. Бер концерт куяр өчен күпме акча сарыф ителгәнен тамашачы гына түгел, төркемдә эшләүче егет-кызлар да аңлап бетерми. Мескенләнеп утыра, димәсеннәр, шулай да чыгымы бик зур.
Салават абый концертлар куйды, бардыгызмы?
Илиана исемле кызым белән бардым. Мин барсам да, калган җырчылар кебек сәхнәгә чыкмыйм. Ул да үзеңне күрсәтү өчен эшләнә бит инде. Вадим да килгән иде, болай, диде, дип язарлар иде. Ник кирәк ул?! Салават абый янына кереп, исәнләштем. Без яхшы мөнәсәбәттә, бер-беребезне хөрмәт итәбез. Бу сезонда үз концертларымда Салават абыйның бер җырын башкарачакмын.
Сезне сәхнәгә кем чыгарды? Кайсы җырчы ярдәм итте сезгә?
Илфак Шигапов булышты, урыны оҗмахта булсын. Болай сәхнәгә беренче тапкыр Зөһрә апа Шәрифуллина төркемендә чыктым. Бу елны Зөһрә апаның ике җырын алдым. Классиканы, халык җырларын тыңлый алам, әмма никтер үзем концертларда җырламыйм. Укыган чакта да күңелемә ятмады алар. Бу сезонда бер крәшен халык җырының куплетын баянга кушылып җырлаячакмын. Бәлки, яшь барган саен, мин дә халык җырларына ешрак алына башлармын.
Кемдер халык җырларын тавыш күрсәтәм, дип башкарадыр.
Без бит тавышның мөмкинлекләрен күрсәтер өчен җыр бәйгесендә катнашмыйбыз. Аннан соң, тавыш булса, ул эстрада җырларында да сизелә, күренә. Мин кемгәдер нидер дәлилләр өчен иҗат итмим.
Татар эстрадасына башка жанрлар кирәкме?
Джаз, рок безгә бик килешеп бетми инде ул. Мин аларны тыңламыйм да. Үзебезнеке әйбәт ич.
Төшеп калырмын дип курыкмыйсызмы?
Төшеп калыр өчен башта югары менәргә кирәк. Мин үземне әле популярлыкның өске баскычында дип санамыйм. Эшлибез, алга таба атлыйбыз.
Сезнең артык конфликтка да кергәнегез юк, интервьюларда да шәхси темаларны бик кузгатмыйсыз.
Сөйлим, дисәм, миндә дә бәян итәрлек тарихлар, темалар бар. Кирәк дип тапмыйм - шул гына. Кайбер кеше булмаганны да булды дип сөйли, уйлап табып, тамашачыны үзенә җәлеп итә. Мин җырчы бит, тамашачы җырларымны тыңласын. Шәхси тормыш, шуңа да шәхси инде ул. Минем турында да язсыннар, сөйләсеннәр, дисәм, сөйләрлек сүзләрем бар. Мин генә чәйнәүләрне, “кычкырып торган” башисемнәрне үз итмим. Тыныч кына иҗат итәм. Хәйрия белән дә шөгыльләнәм, бары тик бу хакта сөйләнеп йөрмим.
Йокларга ятар алдыннан Ходайдан ниләр сорыйсыз?
Теләкләремне иртән әйтәм. Балконга чыгам да: «Гаиләмә, үземә, якыннарыма саулык бир. Баласызларга ата-ана бәхетен бир, ятимнәрне гаиләле ит. Муллыкта яшик, ачлык күрсәтмә”, - дим.
Байлык кирәкме?
Яхшы җырлап, хәерче булып яшәгәнче, начар җырчы булып, байлыкта яшәвең яхшырак. Менә хәзер безнең гаиләдә өч бала. Аларны укытыр, аякка бастырыр өчен күпме акча кирәк. Акчасыз бер нишләп булмый хәзер.
Сез уйланучан кешеме?
Башкалар турында еш уйланам. Рәнҗетмәдем микән, ялгыш әйтмәдем микән, дим. Әнием дә шундый булган иде. Башкача булдыра алмыйм. Артык уйланмаганнарга яшәве җиңелрәк биреләдер. Яшь бару белән үзгәрермен бәлки. Тора-бара кемнең кем икәнен белә башлыйсың.
Сез ял итә беләсезме?Өйдә утыра алмыйм мин. Кайбер кеше, диванга ятып, телевизор карап, ял итә. Мин алай булдыра алмыйм. Менә сезон тәмамланды, ял итәргә дә була бит инде. Юк, я Сабан туе, я банкет… Аннан соң яңа сезонга әзерләнә башлыйсың. Бу җәй дус егет белән өч көнгә Сочига барып кайттым. Ял иттем, дияргә була. Мин туган ягымны яратам, сагынам. Әле яшь чакта, бер 20 ел элек, Зөһрә Шәрифуллина белән Ульяновск якларына чыгып киткән идек. Сагынып беттем. 22 көн йөреп кайттык. Кан басымнарым күтәрелде, кайтасым килде.
Хатыныгызны Сочига үзегез белән алмадыгызмы?
Лариса кечкенә бала карый. Ул яктан хатынымның миңа каршы килгәне юк. Артист кешегә ирек кирәк. Кайда син, кая киттең, дип шалтыратып тору юк. Мин җаваплы кеше, шуңа хатыным миндә бер дә шикләнми.
Лариса көнче түгел, димәк.
Ул артистка кияүгә чыкканын аңлап барды. Ышаныч булырга тиеш. Мин гаиләне акча белән тәэмин итәм. Ә менә балаларны карашам, дип әйтә алмыйм. Хатыным молодец. Минем җырчы буларак танылуымда аның өлеше бар.
Тыйнак инде сез.
Миндә әрсезлек булса, типтереп, дөньяны җимереп-ватып яшәр идем. Нечкә күңелле мин. Әрсезлек бирелмәгән инде, бирелмәгән…
Чыганак: Татарча солянка