

Аның сүзләренчә, башта бу аны бик борчыган. «Аерылышканнан соң бәйдән ычкынган кебек», «Нишләргә дә белми», «Нигә җырлаганда кулларыгызны селкетәсез», - дип язалар. Башта боларның барысын да йөрәгеңә якын аласың, ә аннары игътибар итмәскә, кешеләрнең фикереннән өстен булырга тырышасың. "Бертөрле җырлар башкара" диючеләр дә бар. Минем репертуарда җитди композицияләр күп, әмма мин моңсу җырлар җырларга теләмим. Мин бу тормышка күбрәк позитив кертергә телим. Бу сәхнәгә дә, иҗат тормышына да кагыла. Мин хәзер тормышымда иң яхшы вакытны яшим”, - дип сөйләгән җырчы «Акчарлак» басмасына. Галиева сүзләренчә, аерылышканнан соң хатын-кызлар чәчәк ата, чөнки бөтен игътибарны үзләренә юнәлтә башлыйлар, аларның энергиясе талашуларга китми.
2025 елда җырчы 15 ел никахтан соң ире Рөстәм Галиев белән аерылыша.
Аларның ике баласы бар, алар хәзер әниләре белән яшиләр. Аерылышканнан соң Ләйлә Галиева имиджын үзгәртә һәм иҗат белән актив шөгыльләнә башлый. Язылучылар аңа ул матурланган һәм яхшырак күренә башлаган дип язалар. Җырчы үзе элегрәк сөйләгәнчә, аңа ир-атлар еш язалар һәм аерылышканнан соң аны очрашуларга чакыра башлаганнар.