Салаватны әнисе кыз туар дип көткән

Салават Фәтхетдинов тормышыннан кызыклы фактлар 

Салаватны әнисе кыз туар дип көткәнСалаватны әнисе кыз туар дип көткән
Салаватны әнисе кыз туар дип көткән


Салаватны әнисе кыз туар дип көткән.

Җырчының балачак хыялы – үз зоопаркын булдыру. Хыялы тормышка ашкан.

Мәктәпне тик “5”ле билгеләренә тәмамлый.

Салаватның беренче укытучысы – хатыны Ләйсәннең әнисе.

Тәүге эш урыны – Аксәет авылы клубы. 1981-1989нчы елларда биредә мөдир булып эшли.

1979-1981нче елларда Армия сафларында хезмәт итә.

1989нчы елдан бирле сольный концертлар куя.

Төркиядә диңгез янында кечкенә фатиры бар.

Кумиры – Илһам Шакиров.

“Салават” театрын төзер алдыннан, Алла Пугачеваның җыр театрын өйрәнгән. “Күп әйберне аннан күчереп алдым” – ди ул интервюсында.

Их яхшы ял – мунча.

Җырчы – ябалак: иртәнге биштә генә йоклап китә ала.

Яраткан ризыгы – хатыны пешергән кыстыбый.

Хатыны Ләйсән 9 яшькә кечерәк.

Кызы Алина Голливудта укыган, Николас Кейдж классын тәмамлаган.

Тәтешле районындагы Иске Кайпан авылының урта мәктәбе Салават Фәтхетдинов исемен йөртә.

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас