Фирдүс Тямаев УЗИ төшкән: "Нервлар безне үтерә"

Үзенең социаль челтәрләрендә җырчы бүген ел саен узарга тиешле УЗИга баруы турында сөйләде.

Фирдүс Тямаев УЗИ төшкән: "Нервлар безне үтерә"Фирдүс Тямаев УЗИ төшкән: "Нервлар безне үтерә"
Фирдүс Тямаев УЗИ төшкән: "Нервлар безне үтерә"

Монда барыр өчен җырчы үзе белән ике ел көрәшкән.

Исегезгә төшерәбез, Фирдүс Тямаев 2025 елның май аенда  үзендә онкология табулары турында җиткергән иде.

Аның сүзләренә караганда, шеш яман түгел, әмма күзәтү һәм дәвалау таләп итә. Бүген артист җиденче шәһәр хастаханәсендә тикшеренү узган. "Күзәтәбез һәм контрольдә тотабыз, алга таба — профилактика”,–  дип хәбәр иткән табиб.

- Ике ел тикшерелмәдем, курыктым. Ниһаять, эшләдем. Бу авыру минем тормышымны үзгәртте. Ходайдан үтенәм, шеш үсмәсен. Узган ел күренергә бармадым, быел мине Алия Рөстәм кызы (табиб) һәм Резеда (тормыш иптәше) барырга күндерде.  Соңгы вакытта бик күп кичерешләр булды, шоколад һәм кофе ашадым. Дуслар, туйганчы йоклагыз, борчылмагыз, һәр вак-төяккә игътибар итмәгез. Нервлар безне үтерә. Мин башкаларны өйрәтергә яратам, ә үзем моны эшләмим, - дип билгеләгән Тямаев.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас