Ләйлә Галиева: "Һәркем әйткән сүзе өчен җавап бирәчәк"

Татар эстрадасында яңа конфликт –  бу юлы популяр җырчы Ләйлә Галиева белән популяр блогер Рәмзия Әхмәдуллина арасында

Ләйлә Галиева: "Һәркем әйткән сүзе өчен җавап бирәчәк"Ләйлә Галиева: "Һәркем әйткән сүзе өчен җавап бирәчәк"
Ләйлә Галиева: "Һәркем әйткән сүзе өчен җавап бирәчәк"

Блогер Ләйлә Галиеваның юбилейга килеп 100 мең сумга 10 җырны “фанера”га җырлавында гаепли.  Ләйлә Галиеваның җавабы үзен озак көттермәде – ул суд белән янады һәм болай гына үз адресына яла ягуны калдырмаячагын әйтте

 - Социаль челтәрләргә берничә сәгать кермәсәм, миңа шулкадәр кеше мәгълүмат җибәргән булып чыкты. Бу минем адреска яла ягу. Мин моңа карап шок хәлендә утырам. Дуслар, борчылмагыз, мин, һәрвакыттагыча, тере тавышка җырлыйм. Мондый яла ягучы һәркем үз сүзе өчен җавап бирәчәк, чөнки мондый сүзләр минем артист буларак абруемны төшерәчәк. Мин кешеләр турында фикер алышмыйм-мин үз исемемне һәм эшемне яклыйм. Басмалар теркәлә, рәсми дәгъва җибәрелә. Әгәр автор материалларны бетермәсә һәм кире кагуны урнаштырмаса, без судка дәгъва бирәчәкбез, - дип билгеләде җырчы. Соңрак блогер видеоны бетерде, әмма кире кагулар әлегә булмады.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас