

Элегрәк клиника Марат Яруллинның учреждениенең кара исемлегендә булуы һәм аңа процедуралар үткәрүдән баш тартылачагы турында пост бастырган иде.
- Марат Яруллин безне судка бирде. Май аенда минем SMM-белгеч эш битендә Илмира Нәгыймовага карата ярдәм һәм хатын-кызлар теләктәшлеге постын урнаштырды. Бу пост Марат Яруллинга карата тискәре караш тудырды. Кызганычка каршы, әлеге постны мин бик соң күрдем, аны алып ташладым, әмма бу вакыт эчендә аны 800 меңнән артык кеше караган. Мин блогны 10 елдан артык алып барам. Без бу пост өчен чын күңелдән гафу үтенәбез. Мин мондый контентны контрольдә тотмавым һәм рөхсәт итүем өчен гафу үтенәм, - дип билгеләде клиника җитәкчесе Зәйдуллина Татьяна клиника битендә бастырылган видеода.