Лилия Муллагалиева ире турында: "Өйгә кертмәгән чаклары да булды"

"Интертат"  видеосыннан скриншот."Интертат"  видеосыннан скриншот.
Фото:"Интертат" видеосыннан скриншот.

Популяр җырчы Лилия Муллагалиева блогер Олеся Лесная белән әңгәмәсендә ире Илсур белән гаилә кризислары, үзара мөнәсәбәтләрендәге авыр вакытлар хакында ачылып сөйләгән.

Лилия сүзләренчә, 20 елдан артык бергә яшәү дәверендә аларның гаиләсендә төрле чаклар, гаилә кризислары да, аерыласы килгән вакытлары да булган. "Минем өйдән чыгып киткән чаклар да, Илсурның өй ишеген ябып куеп, өйгә кертмәгән чаклары да булды", - дип сөйли бу турыда җырчы. Олесяның "Нәрсә өчен?" - дип соравына ул: "Башы китеп алганда", – дип җавап кайтара, иренең җиңел булмаган холкына ишарәләп. "Аннан кайта идем инде. Сыер да ашап туйгач кире кайта бит. Тик мин эзләнеп йөрмәдем, шунда ук кайттым", - дип тә шаярта ул.

Ә менә яши-яши ир белән хатынның рольләре бераз алышынган булса кирәк. Уены-чыны белән: "Хәзер инде үзем аны бикләп куя алам", – дип елмая.

Җырчының блоегр белән әңгәмәләшкән видеосын сылтама аша карый аласыз. 

 

Читайте нас