Татар җырчысы Рузилә Хәертдинованы аэропортта танымыйлар

Ул  тышкы кыяфәттәге үзгәрешләре турында сөйләгән

Татар җырчысы Рузилә Хәертдинованы аэропортта танымыйларТатар җырчысы Рузилә Хәертдинованы аэропортта танымыйлар
Татар җырчысы Рузилә Хәертдинованы аэропортта танымыйлар

Аның сүзләренчә, аэропортта чик буе контролендә аны еш кына тышкы кыяфәте нык үзгәргән өчен ярты сәгать тикшерәләр.

- Мин пластик операцияләргә нормаль карыйм. Кем тели – эшли, мин моңа адекват карыйм. Әгәр минем 15 ел элек булган фотоларыма карасаң, мин анда бөтенләй башка кеше. Чит илдә минем паспортны караганда, мине ярты сәгать тоталар — карыйлар, таный алмыйлар, минем үзем белән нәрсә эшләвемне сорыйлар. Мин үзем белән бернәрсә дә эшләмәдем: битемә килгәндә, ябыктым, чәчем төсен үзгәрттем (брюнеткадан блондинкага әйләндем). Бердәнбер нәрсә эшләдем – иреннәремне кабарттым. Бу нормаль, хәзер бу база минимумы. Мин иреннәремне яратам. Барысы да чама  белән эшләнергә тиеш, - дип сөйләгән  Рузилә Хәертдинова ТНВ каналындагы «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында.

Хәертдинова «Сагыну», «Сине яратам», «Ромашка», «Назлы ярым»җырлары белән танылды. Хәзер ул актив рәвештә үз блогын алып бара, шулай ук эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас