"Авыл клубы дәрәҗәсенә төшкән": Салаватның концертын “бетереп ташлаганнар”

“Уннан – ноль”: Русия кинорежиссеры һәм продюсеры Салават Фәтхетдинов концертын тәнкыйтьләгән

"Авыл клубы дәрәҗәсенә төшкән": Салаватның концертын “бетереп ташлаганнар”"Авыл клубы дәрәҗәсенә төшкән": Салаватның концертын “бетереп ташлаганнар”
"Авыл клубы дәрәҗәсенә төшкән": Салаватның концертын “бетереп ташлаганнар”

Русия кинорежиссеры һәм продюсеры Ника Пэрак Салават Фәтхетдинов концертын тәнкыйтьләгән. Үзе татар артистының укучысы булган хатын Казандагы концертны караган һәм аның  күңеле кайткан.

- Мин федераль һәм халыкара тәҗрибәле дипломлы профессионал буларак үз фикеремне җиткердем. Минем остазымның концертлары үсеш һәм масштаблану урынына авыл клубы дәрәҗәсенә әйләнгән. Аның сүзләренә караганда, Фәтхетдинов – көчле тавышлы бик яхшы артист, әмма 11 ел эчендә бернәрсә дә үзгәрмәгән, хәтта начарланган, дип саный ул.  «Кешеләр болай да кабул итә» дигән кәеф белән концерт ясарга ярамый", -  ди ул.

Ул Салаватка  костюм сайлап алырлык яхшы стилист ялларга киңәш иткән. Режиссура шулай ук аксый. “Сезнең мөмкинлекләрегез белән кешеләрне гаҗәпләндерә торган галактикаара шоу ясарга мөмкин, - дип саный Пэрак.

"Тавыкның азганы әтәч булып кычкырыр" диләрме әле? 

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас