

Без институтта укыганда таныштык. Ул да музыка факультетын тәмамлады. Институтны тәмамлауга гаилә кордык. Быел өйләнешүебезгә 26 ел булды. Дөресен генә әйткәндә, гаилә тормышын сыңар кашыксыз башладык. Хәер, ул чорда күпләр шулай башлагандыр. Танышлар аша тулай торактан бүлмә бирделәр. Илсур Мортаза да гаиләсе белән шунда яшәде. Бик күңелле еллар иде ул. Анда өч ел яшәдек.
Олы улыбыз Рүзәл шунда туды. Аннары, Аллаһка шөкер, фатирлы булдык. Рүзәлгә 10 яшь булганда, икенче улыбыз Равил дөньяга килде.
Чыганак: Татар Эстрада ВК челтәре