

Әтием тиз арада икенче хатынга өйләнде, ә минем үги әни белән яшисем килмәде. Мине кеше итү, тәрбияләү бурычын әниемнең бертуган сеңлесе Алсу апа үз өстенә алды. Биш ел Пермь өлкәсенең Барда шәһәрендә яшәдем. Миңа әти белән әни назын бирә алган апам белән җизнәмә чиксез рәхмәтлемен. 9нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, Уфаның сәнгать училищесына укырга кердем.
Әниемне бик хәтерләмим дә. Исеме – Айсылу. Ул бик тыйнак, аз сөйләшүчән кеше иде. Шул сыйфатларына кызыгып, кайчак хәтта: «Ник мин аңа охшамаганмын икән?» – дип уйлап куям…
Чыганак: Татар Эстрада ВК челтәре