

Популяр җырчы Фирдүс Тямаев социаль челтәрләрендә пост урнаштырган. Анда ул аның белән Сбербанкта булган хәлне сөйли.
“Сбербанкка кергән идем, матур әби белән бабай утыра. Бабайга 100 яшь тирәсе, әбигә белмим.
“Балам, син Фирдүс Тямаевмы, кулыңны гына тотып карыйм әле. Безгә билет сатале”, – ди әби.
Күпләребез яратып тыңлаган җырчы бу күркәм өлкән парга күчтәнәчләр белән концертына 4 билетны өйләренә илтеп биргән.
“Өч көн өйдән чыкмадык, сине көттек”, – ди әби. Бабайга - 95, әбигә 77 яшь икән. Олы кешегә күп кирәкме? Сез аларның ничек куанганнарын күрсәгез!