

Башкортстанның атказанган артисткасы Гөлназ Асаева үзенең командасындагы тавыш операторы Илнар Фазуловның үлеме турында хәбәр итте. Җырчы социаль челтәрләрдә мәрхүмнең гаиләсенең кайгысын уртаклашты.
"Озак авырудан соң тавыш операторы Илнар вафат булды. Хатынының, балаларының һәм барлык якыннарының кайгысын уртаклашабыз", – дип язган Асаева.
Илнар Фазуловка 39 яшь булган. Ул башкорт һәм татар эстрадасының күп кенә артистлары белән хезмәттәшлек иткән. Гөлназ Асаеваның концерт директоры Вадим Фәтхинуров сөйләвенчә, тавыш операторы яман шеш белән авырган. Чиренә карамастан, ул эшләвен дәвам иткән, узган елның декабрендә Гөлназ Асаева белән гастрольләргә чыккан.
Чыганак: bashinform.ru