Легендар җырчы Вәсилә Фәттахова турында боларны белә идегезме?

Легендар җырчы Вәсилә Фәттахова турында 10 факт

Легендар җырчы Вәсилә Фәттахова турында боларны белә идегезме?Легендар җырчы Вәсилә Фәттахова турында боларны белә идегезме?
Легендар җырчы Вәсилә Фәттахова турында боларны белә идегезме?

Ул 1979 елның 31 декабрендә Белорет шәһәрендә туа. Бала табудан өметен өзгән гаилә өчен аның барлыкка килүе чын могҗиза була.

Вәсиләгә бер яшь тә тулмаган чакта аның әтисе Кама елгасында фаҗигале рәвештә һәлак була. Әнисе ике кызын берүзе үстерә, берничә эштә эшли.Учалы исемендәге сәнгать һәм мәдәният көллиятенең хор бүлеген тәмамлаган. Шул ук вакытта беренче курста фортепианода уйнарга өйрәнә, икенче курста дирижерлыкка күчә, ә инде хордан чыга.

Уфасәнгать институтында ике ай гына укый — акчасы җитми. Айдар Галимов төркеменә бэк-вокалистка булып урнаша һәм гастрольләргә китә.Ике ел гастрольләрдән соң музыкадан китә, кирпеч җитештерү заводына урнаша һәм финанс вузының кичке бүлегенә укырга керә. Сәхнәгә аның булачак ире белән танышуы кайтара.

«Туган як» җырын махсус аның өчен композитор Урал Рәшитов язган.

"Туган як” «Бәллүр сандугач» фестивалендә «Интернациональ җыр» номинациясендә җиңә, ә 2008 елда «Татар җыры» фестивалендә «10 еллыкның иң яхшы хиты»номинациясендә лауреат була.

2015 елда аңа бер үк вакытта Башкортстан һәм Татарстан Республикасының атказанган артисткасы исемнәре бирелә.

2015 елның 27 декабрендә кызлары Камилланы тудыра. Кыз вакытыннан алда туа.

2016 елның 26 гыйнварында Вәсилә Уфада бала табудан соң барлыкка килгән катлауланулардан вафат була. Аңа

37 яшь була.

2019 елда Хәнис Хаҗимовның  җырчының туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре истәлекләре белән китабы чыга. Ә 2026 елда Белоретта рәсми рәвештә Вәсилә Фәттахова урамын теркәделәр.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас