Сиринә Зәйнетдинованы танымаганнар

"Нишләргә инде хәзер?" - дип аптырашта калган ул. 

Сирина Зайнутдинова | OFFICIAL төркеме видеосыннан скриншот.Сирина Зайнутдинова | OFFICIAL төркеме видеосыннан скриншот.
Фото:Сирина Зайнутдинова | OFFICIAL төркеме видеосыннан скриншот.

Берничә көн элек Сиринә Зәйнетдинова үзенең “ВКонтакте” төркемендә үзенең чыгышы белән видеоязма куйган һәм анда болай дип язган:

“Хәерле көн, кадерле тамашачыларым! Кичә шундый күңелле хәл булды минем белән. Яңа образларга кибеттә тукымалар эзлибез. Һәм мине сатучы апа танымады. Карап-карап торды да сорады: “Сез кем әле?” – ди. Мин әйттем: “Сиринә!” Ул: “Абау, җаным, нишләдең, син бит ярты гына калгансың!” – диде. Аптырашта калдым мин. Әле телевизор экранына сыймыйсың, диләр, инде хәзер бөтенләй танып булмый, диләр! Нишләргә инде хәзер?”

1.“Шул килеш кал, Сиринә, кеше сүзенә карама, без сине бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез, мин сезне таза килеш яратам”,

2.“Нинди барсыз, шулай яратабыз, исән-сау яшәгез, жырлагыз”. – бу комментарийларны ир-атлар язган.

Аларга җырчының хатын-кыз язылучылары да кушылган.

3.“Сиринәкәебез, нинди булсаң да бик яратабыз үзеңне, җырларыңны тыңлап туеп булмый, моңлы сандугачыбыз. Сау-сәламәт, бәхетле бул!”,

4.“Хәерле кичләр, Сиринә! Бигрәк мэгънәле матур җырлар җырлыйсың, исән-сау бул. Кайчан Әлмәт якларында котәргә сезне?”

5.“Тагын да нәфисрәк булырга тырышырлык урын бар, ә җырларыңа килгәндә, барысын да бик матур итеп башкарасың”.

6.“Нишлисең килә, сеңлем, шуны эшлә. Без сине любой образда яратабыз, хормәт итәбез, уңышлар, исәнлек сиңа!”

7.“Сиринә! Сине төрле килеш яратабыз, моңлы сандугач! Жырла гына, моңыңны тарат!”

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас