“Ватаным Татарстан” басмасы журналисты әңгәмә вакытында җырчыдан әнисенең милләтенә кагылышлы сорау биргән.
– Бервакыт интернет челтәрләрендә синең әниеңә багышлап чуваш телендә елый-елый җырлаган видеоязмаң таралган иде. Әниеңнең башка милләттән булуын кайчан тоя башладың?
– Мин моны тойдым микән? Бәләкәй чакта ул хакта уйламыйсың бит. Без татар авылында яшәдек. Әтием әнинең үзен дә, милләтен дә һәрвакыт хөрмәт итте – без моны сизә идек. Әти район үзәгендә дә чувашлар белән эшләде. Ул безне дә хөрмәт итәргә өйрәтте. Әнинең туганнары килсә, алар аңласын өчен, русча сөйләшә идек. Мин үзем чувашча сөйләшергә өйрәнә алмадым. Әти барысын да аңлый, ләкин ул да сөйләшә белми. Әни һәрвакыт татарча сөйләште, ул аны өч айда өйрәнгән. Хәзер мәҗлесләр алып бара. Аның татар түгел икәнен беркем сизми. Бәлки, әнә шул әни турындагы җырны башкарганда ниндидер тоемлау, аңлау барлыкка килгәндер. Ул җырны бик күп сорыйлар. Шуңа күрә концерт программасына да кертергә булдык.
Чыганак: "Ватаным Татарстан".
Автор: Энҗе Шәйхетдинова.