

— Башта табиб буласым килде, ләкин анда керергә акча кирәк иде. Аннан соң ул заманда телевизор ремонтлаучы булып эшләү модада иде. Ул юнәлеш буенча китәргә дә кызыктым. Ләкин мәктәптә укыганда ук җырлап йөргәч, җырчы булырга уйладым. Әни: “Балам, дәртле кеше бәхетсез була”, диде. Шулай да хыялымны ашырырга булдым. Башта Уфа сәнгать училищесында, аннан университетта белем алдым. Параллель рәвештә юрист белгечлегенә укыдым. Башка артистларга караганда, миңа сәхнәдә танылу авыррак булды дияр идем. Берара үземне бер урында таптанып торган кебек хис иттем. Хәтта сәхнәдән китү теләге дә бар иде. Үз эшемне ачып, төзелеш белән шөгыльләнеп алдым. Ә Татарстанга 43 яшьтә генә килдем. Болай танылырмын дип һич уйламадым. Бер мәлне Казанда Уфага караганда популярлырак та булдым әле. — Ни өчен аудиторияңнең 80 процентын хатын-кызлар тәшкил итә дип уйлыйсың? — Мине “Соң дисең микән?” җыры аша белә башладылар. Мөгаен, шушы җырда үзләрен танучылар булгандыр. Һәркем мине үзе турында җырлый дип уйлыйдыр. Миңа калса, хатын-кызлар миңа түгел, ә сәхнәдәге образыма, тавышыма гашыйк.
Чыганак: Татар эстрада вк челтәре