Ришат Төхвәтуллин: Ир белән хатын бер җирдә эшләргә тиеш түгел

- Ришат үзе «ир белән хатын бер җирдә эшләргә тиеш түгел» дип саный. 

Ришат Төхвәтуллин: Ир белән хатын бер җирдә эшләргә тиеш түгелРишат Төхвәтуллин: Ир белән хатын бер җирдә эшләргә тиеш түгел
Ришат Төхвәтуллин: Ир белән хатын бер җирдә эшләргә тиеш түгел

Без сыналдык – мин 8 ел аның төркемендә эшләдем. Шуңа да ул мине сайлагандыр, миндә тукталгандыр, чөнки без гел бергә. Миңа алай бик кыен түгел.

- Кайчан кыен?

- Ришат бит инде ул – җитәкче. Ул минем белән дә төркемдә эшләгән һәр кеше белән сөйләшкән кебек сөйләшергә тиеш. Шуңа күрә кайбер вакытларда әзрәк тавышын үзгәртсә, эмоцияләр белән берәр нәрсә кычкырып әйтсә, мин шундый кеше – шунда ук елыйм. Ул шуңа: «Нигә шунда ук еларга тотынасың? Синең белән сөйләшеп тә булмый», – ди. «Шундый кеше мин. Елыйсы килә, бетте-китте», – дим.

Шул вакытларда гына авыр. Ә ул бит инде әйтмичә булдыра алмый. Берәр кисәтү әйтергә кирәк булса, ул бит әйтергә тиеш. Ришатның ачуы чыкса, ничектер, мине читләтеп, кайбер кешеләргә акырып, миңа акырмаска тиеш түгел бит инде.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас