

Рамил театр училищесын «драма артисты» белгечлеге буенча тәмамлаган. Әмма Буа Сатира театрында аның жанры комедиягә әверелә.
Үзе шаярта: "Мин драма артистына укыдым. Йя, нәрсә, миңа карап елыйсыгыз киләме?» Профессиональ карьерасын 2009 елда Буа театрында башлый. Анда 5 ел эшләгәннән соң эстрадага киткән.
«Красопетка» һәм «Йорэгем сикерә» хитлары авторы. 2026 елның гыйнварында Рамил Шәрәпов Екатеринбург вокзалында кеше коткарган. Ир-атта эпилепсия өянәге була, һәм артист, уйлап та тормыйча, аңа беренче ярдәм күрсәтә.