Рөстәм Әсәдуллин: “Уйный да, җырлый да белмисең, диделәр”

Рөстәм Әсәдуллин – “Яшьлегем” җыры белән тиз арада  үз тамашачысын тапкан  автор-башкаручы. “Ватаным Татарстан” басмасына биргән  интервьюда ул үзенең иҗатка килү юлын исенә төшергән.

– Мәктәпне тәмамлагач, химия институтына инженерлыкка укырга кердем. Ләкин ике елдан соң ташладым. Чөнки минеке түгел иде ул. Ярты ел өйдә утырдым. Әмма җыр мине җибәрми иде. Көннәрнең берендә әни: “Эшкә урнашмыйча кайтма!” – дип, өйдән куып чыгарды. Ә мин туры “Илһам” татар эстрада ансамбленә киттем. Чөнки аның җитәкчесе Илһам абый белән минем әти дуслар, якташлар иде. Анда миңа берәр эш табылыр, дип өметләндем. Гармунда уйный белгән бердәнбер “Бәхет төне” җырын башкардым. Илһам абый: “Син җырлый да, гармун уйный да белмисең, эшкә алмыйм. Әйдә, татар драма театры режиссеры белән таныштырам, бәлки анда берәр эш табылыр”, – диде. Анда артист булып урнашырмын дигән идем, алмадылар. Тагын шул сүз: “Уйный белмисең, җырлый белмисең” (көлә). Ләкин мине ут куючы итеп булса да эшкә алдылар. Анда бер ел дәвамында концертларда җырладым, спектакльләрдә дә берничә кечкенә генә ролем бар иде. Мин бик илһамланып иҗат иттем ул чорда. Музыка көллиятенә укырга кердем. Шул ук вакытта Түбән Кама телевидениесенә “Яңалыклар” тапшыруы алып барырга  урнаштым. Укуны тәмамлагач, Казанга барып, музыка укытучылыгына  югары белем алырга кердем. Шул вакытта Динә һәм Рафаэль Латыйповлар төркемендә баянчы, алып баручы, җырчы буларак иҗади тәҗрибә тупладым.

Диплом алгач, бергә укыган Гөлназ белән өйләнештек һәм Түбән Камага кайтып киттек. Җиде ел “Нардуган” җыр һәм бию ансамблендә, аннары “Илһам” ансамблендә эшләдем. Бераздан Чаллыда “Визит” дигән джаз ансамбленә солист итеп чакырдылар. Акрынлап үзем иҗат иткән җырларны башкардым.

2022 елда “Яшьлегем” җырын гармун уйнап җырладым да кичке якта интернетка элеп куйдым. Телефонның хәтере беткән, югала күрмәсен дип шулай эшләдем. Бер генә куплетлы иде ул. Ә иртән торуга әлеге видеоны 70 мең кеше караган иде. 18 ел буена җырлар язып, сәнгать өлкәсендә кайнап, музыкаль белем туплаган кеше буларак, мин бу очракны бер билге итеп кабул иттем. “Рөстәм, сиңа зур сәхнәгә чыгарга вакыт”, – дидем дә бөтен көчемне шуңа юнәлттем.

 

Читайте нас