Наталья Орейроны бездә көтәләр

Актрисаны, яратып, "наша Наташа" дип йөртәләр. 

“Дикий ангел” сериалы йолдызы Наталья Орейро Русиягә шәхси корпоративларда чыгыш ясар өчен килергә ризалашкан.

Русиялеләр 49 яшьлек Орейроны янә бездә көтәләр, 90нчы елларда бик тә популяр актрисага корпоративлар үткәрүгә заказлар килә башлаган. Әлеге вакытта сөйләшүләр алып барыла, ди. Корпоративларда йолдыз үзенең барлык хитларын җырлаячак, шул исәптән “Дикий ангел” телесериалында яңгыраган Cambio dolor композициясен һәм акрын Me Muero de Amor җырын.

Уругвай йолдызы  “Ритц” яки 4Seasons кунакханәләрендә генә — рестораннар һәм лифтлардан ераграк ике бүлмәле люкста яшәргә әзер. Номерда һичшиксез кояш нурларын үткәрмәүче  блэк аут пәрдәләре булырга тиеш. Башка яктан безнең Наташа тыйнак һәм талымсыз. Орейро – 16 яшьтән вегетариан, бары тик үсемлек азыгы гына ашый.

Орейро соңгы тапкыр Мәскәүгә 2025 елның ноябрендә фильм премьерасына килгән иде, ләкин ул вакытта концертлар бирмәде. 2021 елда җырчы һәм аның улы Русия гражданлыгы алган иде. Бүгенге көндә алар Буэнос-Айреста яшиләр.

Чыганак: SHOT МАХ-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас