

Татарстанның халык артисткасы Гүзәл Уразова үзенең социаль челтәрләрендә пост урнаштырган.
“Бүген концерт сезонына керәсе хитларны барлап чыктык. Шактый гына килеп чыга әле бу. Сезнең фикерләр кирәк, концерт ничә сәгать барырга тиеш сезнеңчә: 2 сәгать, 3 сәгать, 4 сәгать?
Тәнәфес беләнме, яки тәнәфессез генә?
Концертта алып баручы кирәкме? Әллә рәхәтләнеп җырлыйбыз гына? Сез ничек уйлыйсыз?
Рәхәтләнеп сөйләшеп алыйк әле
Алдан ук фикерләрегез өчен рәхмәт”, – дип язган ул “ВКонтакте” сәхифәсендә.
Җырчының язылучылары пост астында җаваплар язган. Анда түбәндәге фикерләр яңгырый:
“Җырчы җырчы урынында, концертны алып баручылар аерым булырга тиеш, аерым алым баручылар булганда, концертлар гөрләп бара, ялкытмый да, минем фикер менә шундый”.
“Үзегезнең хит җырларыгыз гына булсын. Миңа сезнең элеккеге хит җырларыгыз нык ошый. "Кил син, үзең кил" җыры кирәк түгел, сезнең җыр түгел ул. Хәния Фәрхинең "Дусларга" җыры сезгә килешә, ә “Әлдермеш" җырын сезнең башкаруда бик ошатып бетмим. Гүзәлия белән дуэт ник кирәк булгандыр инде сезгә? Ул җырны ике җырчы белән жырлады бит инде Гүзәлия. “Әлдермеш” жырын, “Кил син, үзең кил” җырларын ике-өч артист, үзләренең “изюминка”ларын кертеп, җырладылар. Сезгә ник кирәк булды ул? Кыскасы, үзегезнең җырларыгыздан (“Тимәсен тик күзләрем”, “Язлар булып кайт”) торган хитлы сезон булса ... шәп булачак”.
“Гүзәл Аскаровна, нинди җыр җырласагыз да бик яхшы килеп чыга. Бу дөньядан китеп барган көчле җырчылар Әлфия Афзалова, Хәния Фәрхи һәм башкаларның җырларын сайлыйсыз, сезгә барысы да килешә һәм матур килеп чыга, ул җырлар югалырга тиеш тугел, аларга дога булып барып ирешсен”.
Бер ханым исә җырчы киеп төшкән күлмәккә игътибар иткән:
“Әллә ничек киенәләр инде... Гүзәл, бик матур тавышлы жырчы ханым бит син, яшеңә туры килә торган матур күлмәкләр тектер әле”.