«Караул» кычкырасы килә: нормальный ирләр кайда ул?

«Караул»  кычкырасы килә: Илсөя Бәдретдинова хәзерге буын ир-атларына зарлана

«Караул» кычкырасы килә: нормальный ирләр кайда ул?«Караул» кычкырасы килә: нормальный ирләр кайда ул?
«Караул» кычкырасы килә: нормальный ирләр кайда ул?

Илсөя Бәдретдинова хәзерге буын ир-атларына зарлана. Аның сүзләренчә, көчле җенес вәкилләре кими бара. Бу проблема турындагы постны җырчы үз социаль челтәрләрендә урнаштырган. Барысы да Илсөяне кимсетеп комментарий язучы ир-аттан башланган.  Бәдретдинова билгеләп үткәнчә, бу кешеләрнең аның тышкы кыяфәте һәм иҗаты турында тискәре комментарияләр калдыруының беренче очрагы гына түгел.

Егетләр, сезгә нәрсә булды? «Караул» дип кычкырасы килә! Берсе алимент түләмәс өчен махсус эштән китә, икенчесе еллар буе хатыны карамагында утыра, өченчесе — хәтта черки тешлгәч тә  дәваханәгә бара. Тагын күп

яза алам, бәлки кызлар тагын өстәрләр. Кайберәүләр лосины киеп хатын-кызларга «матур» комментарияләр яза. Кызыксыну өчен минем шәхси аккаунттагы комментарияләрне укыгыз – егылырга мөмкин. Мин шәмәхә чәчле, алтын тешле апаларга һәм һәр уңайлы очракта Аллаһы Тәгаләне телгә алучы  кешеләргә күнеккән идем инде, ләкин, ирләр, бу бит норма түгел! Сез бит безнең таяныч, юкка гына ир-ат дип аталмыйсыз», - дип зарланган җырчы.

Аның сүзләренчә, усал комментарияләргә карамастан, ул матур киенүдән һәм бизәнүдән туктамаячак. Шулай ук ул янәшәсендә чын ир-атлар булуы белән горурлануын белдерде, әмма андыйлар бик аз, дип саный.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас