

Аның сүзләренчә, ул такси хезмәтләреннән сирәк файдалана. Сабирова исән-имин барып җитү өчен «Комфорт + » чакырткан, ләкин бик сәер таксист белән очрашкан.
“Бүген мин шундый стресс кичердем. Таксига утырдым, өстәвенә «Комфорт +»га заказ бирдем. Руль артында шундый зур гәүдәле яшь егет утырганда миңа текәлеп карый башлады. Борылышта ул креслоны кочаклап алады, кискен хәрәкәтләр ясый башлады. Мин телефоннан Данирга шалтыратам, трубканы куйгач, ул яңадан башлады... “Сез Татар кызымы?”– ди. Мин “Әйе”, – дип җавап бирдем. – Аннары ул ниндидер сөйләнеп барды. Юл буе борылып, миңа нык итеп карады. Бик нык курыктым. Минем күптән таксида йөргәнем юк иде”, - дип сөйләгән Миләүшә Сабирова. Ул кызларны такси чакыртканда уяу булырга өнди.