Мурат Гайсин: “Тамашачылар сораса, җырлыйбыз”

Соңгы арада күп җырчылар русча җырлар яздыра. Бу уңайдан Татарстанда яшәп иҗат итүче якташыбыз, композитор, җырчы, музыкант Мурат Гайсин фикерен ишетергә теләдек.

“Бу логикага туры килгән күренеш, чөнки Ришатка, Фирдүскә зур ареналар, стадионнар җыяр өчен күбрәк тамашачы кирәк, аны каян алырга? Әлбәттә, русча җырлап. Бу күренешне гаепләмим, нейтраль карыйм. Үзебез исә тамашачылар  сораганда русча җырлыйбыз, әмма махсус рус җырлары яздырган юк”.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас