

Популяр татар җырчысы Ләйлә Галиева бу уйларны ире белән аерылышканчы ук килгәнен белдергән. Исегезгә төшерәбез, Ләйлә 2025 елда 15 ел никахтан соң ире Рөстәм белән аерылышты.
"Иртәрәк аерылышырга да исәбем бар иде, ләкин ул вакытта курку тойгысы көчле булды. Ничек ялгыз тормыш алып барырмын, ничек итеп балаларны аякка бастырырмын... Ул чагында мин хәтта фатир өчен түли дә белми идем. Безнең мөнәсәбәтләрне саклап калу өчен психологларга шулкадәр акча сарыф иттем. Хатын-кыз исә, үз-үзен санга сукмыйча, гаиләсен саклап калырга тырыша. Үз-үзеңне яратудан башларга кирәк икән”, - дип сөйләгән җырчы «Акчарлак»ка биргән интервьюсында.
Аның сүзләренчә, ул әлегә кадәр элеккеге иренең әти-әнисе белән аралаша.