AY YOLA төркеме “Себер дөньясы” фестивалендә катнашачак

Валерий Шахов.Валерий Шахов.
Фото:Валерий Шахов.

 12 июль көнне Красноярск  крае Шушенское поселогында популяр AY YOLA төркеме республиканы халыкара чарада тәкъдим итәчәк.

Бу хакта музыкантлар үзләренең телеграм-каналында хәбәр итте:

“Тува белән Хакасиянең иксез-чиксез далалары, Енисей белән Шушь елгалары арасында, борынгы курганнар уратып алган урында ел саен “Себер дөньясы” дип аталган Этник музыка һәм кәсепләр халыкара фестивале үтә. Фестиваль бар дөньядан меңәрләгән кунакларны һәм йөзләгән катнашучыларны җыя. Тиздән без гасырлар дәвамында авыздан-авызга күчеп йөргән һәм безнең музыкабызда яшәвен дәвам иткән “Урал-Батыр”  башкорт эпосын анда алып барачакбыз”.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас